2018 елның 1 гыйнварында икенче балалары туган яки тәрбиягә бала алучы аз керемле гаиләләр ана капиталы акчасыннан ай саен түләнә торган акча алыр өчен пенсия фондына мөрәҗәгать итәргә мөмкиннәр

2018 елның 11 сентябре, сишәмбе

Гаиләләрдә 2018 елның 1 гыйнварыннан соң икенче бала туса яки икенче баланы уллыкка-кызлыкка алсалар, бала яшь ярымга җиткәнче ана капиталы акчасын айлык түләүләр итеп күчертергә мөмкин. Тик моңа хезмәткә яраклы яшьтәгеләрнең уртача айлык кереме яшәү минимумыннан 1,5 тапкыр артмаган гаиләләр генә дәгъва кыла ала.

 

Яшәү минимумы һәр төбәктә аерым билгеләнә. Гаилә әгъзаларының 12 ай эчендә алынган барлык кереме исәпкә алына. Моңа хезмәт хакы, пенсияләр, премия, пособие, алимент, дәүләт хезмәткәрләренә билгеләнгән компенсацияләр, авыру сәбәпле вакытлыча эшкә  яраксызлык турында белешмә буенча түләүләр керә.  Айлык түләүне билгеләү өчен, гаиләнең 12 айлык кеременнән чыгып, яшәү минимумының 1,5 тапкыр арттырылган суммасы белән чагыштыралар. Ә айлык түләүнең күләменә килгәндә, ана капиталы хисабыннан икенче бала өчен гаиләгә 8 мең 490 сум түләнә. Димәк, ана капиталының күләме ай саен шушы суммага кимеячәк. Гаилә айлык түләүдән баш тартырга теләсә, закон моңа каршы килми. Аның өчен гариза язарга һәм ана капиталын башка юнәлештә кулланырга була.

 

Айлык түләүне бала яшь ярымга җиткәнче җирле Пенсия фонды, күп функцияле үзәкләр аша алырга мөмкин. Аның өчен баланың туу турындагы таныклыгы, баланың һәм гариза язучының РФ гражданлыгы, 12 айлык керем турында белешмәсе, гариза язучы исеменә ачылган банк реквизитлары кирәк була. Пенсия фондында ана капиталы сертификатын алырга гариза язганда бер үк вакытта айлык түләүгә дә документлар тапшырырга ярый. Гаилә  айлык түләүне алу өчен сабыйга 6 ай тулганчы мөрәҗәгать итсә, ул бала туган көннән исәпләнә. Гариза, бала туып, 6 ай узганнан соң гына тапшырылса, түләү шул көннән билгеләнә. Акча ай саен гаризада күрсәтелгән счетка күчә. Алган акчаны гаилә үз ихтыяҗы өчен тота ала. Ул бер елга билгеләнә. Аннары түләүне дәвам иттерү һәм балага яшь ярым тулганчы алу өчен документларны кабат җыеп тапшырырга  кирәк.

Горячая линия ПФР 8 800 302 2 302

Контакт-центр Отделения ПФР по РТ (843)279-27-27

Интернет-ресурсы www.pfrf.ru , sprrt.ru,        www.vk.com/pfr_rt,        www.facebook.com/pfrrt,        www.twitter.com/PFR_TATARSTAN    www.ok.ru/group/58408636907571

Пресс-служба ОПФР по РТ (843)279-25-13, pressa.pfr@gmail.com

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International