Шулай итеп, идарә тарафыннан теркәлгән хокукларның, күчемсез милек объектларының хокукларының, йөкләмәсенең гомуми саны 486 482 тәшкил итте. Шул ук вакытта торак урыннарга теркәлгән хокукларның гомуми саны – 181 694, җир участоклары – 119 248, машина кую урыны – 404.
Турыдан-туры сату-алу килешүләренә килгәндә, 2018 ел башыннан Татарстан Росреестры тарафыннан торак биналарны сату – алу буенча 47 997 килешү, 7 927 кеше яшәми торган бина һәм 26 554 җир кишәрлеге теркәлгән.
2018 елның 8 ае эчендә Татарстанда барлыгы 87 499 ипотека килешүе теркәлгән. Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 32,8 % ка күбрәк: шул ук вакытта 65 877 ипотека теркәлгән. Шул ук вакытта кредит килешүләре (ипотека кредиты буенча килешүләр) буенча ипотека кредитлары саны 54 391 тәшкил иткән, шуларның 19 765е Казанда.
2018 елның августында гына да Росреестрның Татарстан Республикасы буенча Идарәсе тарафыннан 11 403 ипотека теркәлгән, шуларның 5 857се Казанда.
Шулай ук Татарстанда өлешләп катнашу буенча теркәлгән шартнамәләр саны 25% ка диярлек арткан - 12 113. Шул ук вакытта 2017 елда бу күрсәткеч 9 706 тәшкил итте.
«Дача амнистиясе» буенча теркәлгән хокукларның гомуми саны 3542 тәшкил итә, шулардан ИЖС – 1969, шәхси ярдәмче хуҗалык алып бару өчен җир участоклары – 1330, төзелешкә рөхсәт таләп ителми торган күчемсез милек объектлары – 243.
Шул ук вакытта мондый гаризаларның күпчелеге җирле үзидарә органнарыннан – 18 469, физик затлардан – 8 997, юридик затлардан – 4 140, нотариуслардан 997 гариза килгән.