Буа районы башлыгы Марат Җәббаров район фермерлары белән очрашты

2018 елның 12 сентябре, чәршәмбе

Комиссия әгъзалары фермер хуҗалыклары кырларын карап чыктылар, машина-трактор паркларында һәм ындыр табакларында булдылар. Беренче тукталыш Түбән Наратбаш авылында «Кадыровы " крестьян-фермер хуҗалыгында булды. Фермер Фәнис Кадыйровның 570 гектар җире бар. Корылыклы елга карамастан, технологияне үтәү нәтиҗәсендә ул бөртекле культуралардан мул уңыш алды – һәр гектардан 30-35 центнер. Тиздән 100 гектарда игелүче шикәр чөгендерен җыю башланачак.

Марат Азат улы Аксу авылы фермерлары эше белән танышты. Бу авылда «Волгадорстрой» оешмасы тарафыннан 2,2 километр озынлыктагы юл төзелә. Район башлыгы фермерларга республика программаларында катнашырга тәкъдим итте һәм урып-җыюның уңышлы тәмамлануын теләде. Кайбер мәсьәләләрне ул урында хәл итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International