Буа шикәр заводы шикәр чөгендерен кабул итүнең 59 нчы сезонын ачты

2018 елның 12 сентябре, чәршәмбе

Татлы тамыр Тәтеш, Апас һәм Буа районнарының өч агрофирмасыннан алынды. Генераль директор Валерий Погребный сүзләренә караганда, быел 680 мең тонна шикәр чөгендере кабул итү планлаштырыла. Көнгә 5600 тонна чимал эшкәртелә һәм 800 тонна шикәр комы алына. Бүгенге көндә заводта 520 кеше эшли, сезонга – 680 кеше. Сезон ачылышында район башлыгы Марат Җәббаров, «Ак Барс холдинг» вәкилләре һәм районнарның чөгендерчеләре катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International