Буа муниципаль районының "Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре «Экстремизмга – юк!" декадасы кысаларында "Яшүсмер" клубы әгъзалары өчен чара үткәрделәр.
Чараның максаты балалар һәм яшүсмерләр арасында экстремистик күренешләрне профилактикалау, күпмилләтле Россия җәмгыяте кыйммәтләре, мәдәни үзаң, кеше хокукларын һәм ирекләрен саклау принциплары нигезендә толерантлы мохит формалаштыру иде. Белгечләр мини-лекция укыдылар, «диннең милләт юк» һәм "терроризм юк!" исемле ике видеоролик күрсәттеләр, әлеге темага диспут үткәрделәр. Соңыннан яшүсмерләргә "Терроризм – җәмгыятькә куркыныч! " дигән белешмәлек таратылды.