Узган якшәмбедә узган өстәмә сайлаулар нәтиҗәләре буенча Югары Лашчы авыл җирлеге Советы тулы составта формалашкан. Бүген депутатлар чираттагы утырышында кадрлар мәсьәләсен карадылар.
Бердәм Россия партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Буа җирле сәяси советы тәкъдиме белән Югары Лашчы авыл җирлеге башлыгы итеп Усманова Гөлнара Хәлиулла кызы сайланды - 7 нче санлы Яшьләр бер мандатлы сайлау округы буенча Совет депутаты.