Түбән Наратбаш авыл җирлегендә совет утырышы булып уздыТүбән Наратбаш авыл җирлегендә совет утырышы булып узды

2018 елның 13 сентябре, пәнҗешәмбе

Бүген кайбер авыл җирлекләрендә вәкиллекле органнар утырышлары уза, аларның көн тәртибенә муниципаль берәмлек башлыгын сайлау мәсьәләсе куелган иде. Түбән Наратбаш авыл җирлегендә Совет депутатлары бертавыштан җирлек башлыгы итеп Галиуллин Илдус Исмәгыйль улын - 2 нче Үзәк бермандатлы сайлау округы буенча яңа сайланган депутат итеп сайладылар. Аның кандидатурасы Бердәм Россия сәяси партиясенең Буа бүлекчәсе сәяси советы тарафыннан тәкъдим ителде һәм депутатлар аның кандидатурасын хуплады.
Илдус Исмәгыйль улына яңа вазыйфасында уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International