Бүген, 13 сентябрь көнне Буа муниципаль районының «Ял үзәге» муниципаль бюджет учреждениесендә язучы Лев Николаевич Толстойның тууына 190 ел тулуны бәйрәм итү кысаларында, Буа шәһәренең 6-8 сыйныф укучылары өчен кинодәрес узды. Алар өчен Лев Николаевич тормышындагы реаль вакыйгаларга нигезләнгән «Лев Толстой» исемле нәфис фильм күрсәтелде.