Буада мирасиада уза. Ул республиканың архив хезмәтчелегенең 100 еллыгына багышлап үткәрелә. Шәһәрнең үзәк стадионында узучы бәйгегә республиканың барлык язу һәм мәдәни мирасын саклаучылар – Татарстанның Мәдәният министрлыгы, төрле архивлар, музейлар хезмәткәрләре җыелды. Кунакларны муниципаль район башлыгы Марат Җаббаров сәламләде.
Ярышлар 6 спорт төре буенча шәһәрнең Үзәк стадионында, “Яшьлек” һәм “Дельфин” спорт комплексларында уза.