Шәһәр көне уңаеннан 15 сентябрьдә Буада берничә урында бәйрәм чаралары үткәреләчәк.
Үзәк китапханә бинасында 8 сәгать 30 минутта «Кече шәһәр, зур тарих», 1 нче филиалда 9 сәгать 30 минутта «Буа яраткан шәһәре»дигән туган якны өйрәнү дәресе узачак.
Сәгать 10да шәһәрнең үзәк мәйданында район мәдәният йорты хезмәткәрләре көче белән әзерләнгән концерт программасы.
Үзәктә шулай ук «Бердәм Россия» партиясе инициативасы белән оештырылган "Минем кече Ватаным " республика фотоконкурсының фотокүргәзмәсе урнашачак. Туган якны өйрәнү музее белән Буа турындагы иң яхшы фотосурәтләрнең авторлары билгеләп үтеләчәк һәм аларны бүләкләү булачак.
18 сәгатьтә буалыларны Яшьләр паркында Мәдәни үсеш үзәге хезмәткәрләренең концертына чакырабыз.
19 сәгатьтә Ял үзәге каршында Буа турында фильм һәм нәфис фильм күрсәтеләчәк.