Антинаркотик комиссия утырышы булды

2018 елның 14 сентябре, җомга

Бүген Буа муниципаль районы Советының утырышлар залында Буа муниципаль Башлыгы Марат Зяббаров рәислегендә антинаркотик комиссия утырышы булды.

Комиссиянең чираттагы утырышы барышында Буа муниципаль районы мәгариф идарәсе башлыгы Илгиз Ханбиков катнашучыларны район уку йортларында антинаркотик профилактика эшенең оештырылуы белән таныштырды. Буа муниципаль районы яшьләр эшләре, спорт һәм туризм Идарәсенең баш белгече Руслан Смирнов балалар һәм яшьләрне ялын оештыру һәм сәламәтләндерү буенча районда узган җәйге кампания турында хисап тотты. Буа муниципаль районы буенча Россия ЭЭМ бүлеге ГКО өлкән оперуполномоченные Дмитрий Маляшов “Мәк” ведомствоара операция нәтиҗәләре турында белдерде. Җәй вакытында эчке эшләр бүлеге тарафыннан теркәлгән яшүсмерләр һәм яшьләр арасында хокук бозу һәм җинаятьләр турында сөйләде.

Чара азагында Марат Азат улы комиссия әгьзаларына профилактика эшен көчләтергә кушты. Шулай ук утырыш барышында Буа шәһәрендә шугалак өчен яңа урын оештыру турында карар чыгарылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International