Буа турында күренекле кешеләр

2018 елның 15 сентябре, шимбә

Бүген шәһәребезгә 238 ел тула. Чал тарихлы булса да, ул яшь һәм матур булып кала. Ә танылган кунакларда Буа түбәндәге тәэсирләр калдырган.

Сергей Безруков, кино һәм театр артисты:

– Быел үземә Буаны ачтым. Анда ЭКО-җирлек тудырырга тәкъдим иттем. Тарихи чорга кире кайтып, борынгы костюмнар белән йөрергә мөмкинчелек булган экологик авылга әверелсен иде. Анда эләгер өчен кешеләр акча да түләрләр иде. Биредә кунакчыллык әйтеп бетергесез. Кунакка ярау аны сыйлау югары дәрәҗәдә. Буаның шундый булып калуын телим, ай буе фестивальләр булсын, Франциянең Авиньоны кебек урамнарда спектакльләр уйнасыннар, кунакханәләрнең саны күбәйсен, алар гел тулы булсын.

Александр Вислов, “Алтын битлек” Россия театр премиясенең һәм фестиваленең экспертлар советы рәисе:

– Франциядәге Авиньонга тиңлим Буаны. Ошады биредә, икенче ел рәттән яратып киләм. Кешеләре ачык, хөрмәт итәләр, кунакны яхшы каршы алу аларның канына сеңгән.

Дунай Еспаев, Караганда рус драма театры җитәкчесе:

–Монда театрны чын күңелдән яратучылар яши. Әлеге сәнгать аша карагандалылар да Буаны беләләр. Әлеге кечкенә шәһәр үзен тагын да югарырак дәрәҗәдә күрсәтер әле.

Әнвәр Нургалиев, җырчы:

– Чиста, матур шәһәр. Буа талантлар районы. Халкы да ошады, ак яулыклы әбиләр чын күңелдән рәхмәт әйтәләр. Килгән кунакны күңелен күтәрә беләләр монда. Өч көн рәттән концерт куйдым, буалы тамашачылар белән аралашып туймадым.

Фирдүс Тямаев, җырчы:

– Иҗатымны зурлыйлар буалылар, алар мине ничек хөрмәт итсә, Ходай аларны да шулай зурласын.

Резедә Шәрәфиева, җырчы:

– Якыныма кунакка килгән кебек киләм Буага. Алар да мине туганы кебек каршы алалар. Мондый якка барасы гына килеп тора бит ул.

Видео

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International