Бишенче “Бала хокук даирәсендә” исемле мәгълүмати-социаль видеороликлар республика конкурсы старт алды.

2018 елның 15 сентябре, шимбә

Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле инициативасы белән Бала хокуклары турында БМО Конвенциясен популярлаштыру, балаларны һәм яшьләрне мәгълүмати-хокукый агарту, аларны социаль-хокукый активлыкка этәрү, шулай ук үсеп килүче яшь буынның хокукый белемне һәм хокукый культураны арттыру өлкәсендәге позитив юнәлешле, иҗтимагый-файдалы иҗади эшчәнлеген пропагандалау максатларында “Ребенок в мире прав” – «Бала хокук даирәсендә” мәгълүмати-социаль видеороликлар республика конкурсы 10 сентябрдә старт алды.

Конкурсы оештыручылар: Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Юстиция  министрлыгы, «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы, Балигъ булмаганнар  эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясе (килешү буенча), Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр башкарма комитетларының мәгариф  идарәләре һәм яшьләр эшләре һәм спорт идарәләре органнары (килешү буенча), «Татарстан Республикасы балалар оешмалары советы” Региональ иҗтимагый оешмасы.

Конкурс ел саен - быел  10 сентябрьдән  20 ноябрьгә кадәр үткәрелә. Конкурста 6 яшьтән 30 яшькә кадәрге физик затлар, аерым гына да, төркем булып яки иҗат коллективлары аша катнаша ала. 

Конкурска Бала хокуклары турында БМО Конвенциясе нигезендә баланың бер яисә берничә хокукы эчтәлеген чагылдыра торган видеороликлар тәкъдим ителә.  Видеороликның жанрын катнашучылар мөстәкыйль билгели (интервью, репортаж, видеоклип, мультфильм һ.б.) 5.2. Конкурска  тәкъдим ителгән  видеороликлар түбәндәге таләпләргә туры килергә тиеш: халыкның хокукый белеме һәм хокукый культурасын формалаштыруга һәм югары дәрәҗәдә тотуга юнәлгән булуы; сюжетның кыска һәм мәгълүматка бай булуы; видеороликның 2 минуттан артык дәвам итмәве; видеороликның эчтәлеге Россия Федерациясе законнарына каршы килмәскә тиеш. Конкурска реклама характерындагы, сүгенү һәм хурлау сүзләре кертелгән, шулай ук, Конкурс тематикасына туры килми торган видеороликлар кабул ителми. 5.3. Конкурста катнашу өчен дәгъва итүче бу елның 10 сентябреннән 31 октябренә кадәр теләсә кайсы электрон чыганакта (CD яисә DVD диск, флештуплама һ.б.) видеоролик һәм әлеге Нигезләмә кушымтасына таянып язылган гаризаны Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратына 420015, Казан ш., Карл Маркс ур., 61нче йорт (2 кат) адресы белән яки rebenok-v-mire-prav@yandex.ru электрон адресына җибәрергә кирәк.  

Бер заявка бер видеороликка тутырыла.

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International