"Татарстан кроссы-2018"кысаларында үткәрелә торган ярышларда катнашучылар шулкадәр иде. Беренче булып стартка балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр басты. Аннары мәктәп укучылары, студентлар, район оешмалары һәм предприятиеләре вәкилләре, спорт ветераннары үз дистанциясен узды.
Барлык катнашучыларга да истәлекле бүләкләр тапшырылды. Шулай ук "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе һәм район үзәк хастаханәсе дә үз бүләкләрен әзерләгән иде. Призерлар спорт массажының сеансы алды.
Иң тиз җитәкчене 1000 метрга VIP-узышта билгеләделәр. Хатын - кызлар арасында 1-3 урыннарны Алсу Таҗетдинова, Резеда Хәйруллина һәм Гүзәлия Хәсәнова, ир-атлар арасында-Ленар Садыйков, Игорь Тютюнников һәм Владимир Владимиров яуладылар.