Адав-Толымбай авылында мини-футбол буенча турнир узды

2018 елның 17 сентябре, дүшәмбе

Кичә Адав-Толымбай авылында Адав-Толымбай авылы кубогына мини футбол буенча турнир узды.
Спорт ярышларында Адав-Толымбай авылыннан ике команда, Буа шәһәре командасы, Ырыңгы, Мөкерле, Рус Киштәге авыл командалары, шулай ук «Тахаръял»командасы катнашты. Турнирның мәртәбәле кунаклары республиканың күрше Чүпрәле һәм Тәтеш районнары командалары булды.
Киеренке көрәштә җиңүне Тәтештән күршеләр – вәкилләр яулады. Икенче урында-«Адав – Толымбай» командасы, өченче урында-Чүпрәле футболчылары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International