“Халык участковые” Бөтенроссия конкурсының беренче этабы башланды. Аны Россия Эчке эшләр министрлыгы үткәрә. Безнең районнан полициянең участок вәкилләре – Айрат Хәлилов һәм Алмаз Алимов катнашалар.
.jpg)
Алар өчен Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының рәсми интернет-сайтында тавыш бирү башланды ((https://16.мвд.рф/всероссийский-конкурс-2018). Ул 20 сентябьгә кадәр барачак. Иң күп тавыш җыючы участковый конкурсының республика этабында да катнашачак.
Аның өчен буалылар сезнең тавыш кирәк! Буа участковыйлары өчен тавыш бирегез!