Дәүләт ярдәмендә булачак пенсиягезне арттыру мөмкинлегеннән файдаланырга кирәк

2018 елның 18 сентябре, сишәмбе

Пенсияне арттыру буенча дәүләт программасында катнашып 2014 елның 31 декаберенә кадәр гариза язган һәм 2015 елның 31 январенә кадәр беренче взносларны керүчеләр ел саен үзләрнең счетларына кимендә 2000 сум салып барырга тиешләр. Өстәмә финанслауга взносларның максималь суммасы елга 12000 сум тәшкил итә. 2000 сумнан кимрәк взнос дәүләт тарафыннан өстәмә финансланмый. Кеше беренче взносны түләү вакытыннан һәр елны түләп барса, 10 ел дәвамында өстәмә финанслау алырга була.

Программа кысаларында взнос акчасын түбәндәгечә күчерергә мөмкин:

ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең www.uslugi.tatarstan.ru порталында банк картасы файдаланып күчерергә мөмкин; “Электронный Татарстан” үзхезмәт күрсәтү инфоматы аша. Бу вакытта Ф.И.О. һәм Пенсия фонды иминләү таныклыгы СНИЛС номеры күрсәтелә;

Квитанция белән кредит учреждениесенә мөрәҗәгатьитәргә. Өстәмә иминләү взносларын кредит учреждениесендә түләүөчен үзең белән Пенсия фонды иминләү таныклыгы һәм шәхесне раслаучы документ булырга тиеш.

Пенсиягезне дәүләт ярдәмендә арттыру мөмкинлегеннән файдаланып калырга ашыгыгыз.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International