Буаның "Гармония" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре тарафыннан "Спорт-ул тормыш " исемле спорт-сәламәтләндерү чарасы уздырылды.
Чараның төп максаты укучыларда үзләренең сәламәтлекләренә, тормыш кыйммәтләренә, позитив аралашу күнекмәләрен формалаштыру иде.
Белгечләр яшүсмерләргә актив яшәү рәвеше алып барырга һәм сәламәт күңел һәм тән булырга кирәк дигән фикер җиткерергә тырыштылар. Уеннар һәм физик күнегүләр ярдәмендә белгечләр яшүсмерләрдә үзләренең сәламәтлекләренә игътибарлы мөнәсәбәт, тормышка уңай эмоцияләр, түземлек, максатчанлык үстерделәр. Белгечләр үз-үзенә ышаныч яхшы кәеф тудыра, дип саный.