Буа гарнизонына яңа җитәкчене тәкъдим иттеләр

2018 елның 18 сентябре, сишәмбе

Бүген Буага эшлекле сәфәре кысаларында  Эчке эшләр министры Артем Хохорин килде.   Ул  Буа муниципаль район эчке эшләр бүлеге шәхси составына яңа начальникны -  Ринат Фиргать улы Хәсәновны тәкъдим итте. Ринат Фиргатович әлегә кадәр Тәтеш районы буенча эчке эшләр бүлеген җитәкләде. Әлеге чарада район башлыгы Марат Җаббаров да катнашты.

Бүгенге көнгә кадәр бүлек начальнигы булып торган Радик Михайлович Егоровны  район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләп, эшендә уңышлар теләп  Лаеш районына шундый ук вазифага озаттылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International