Кукуруз өлгерде

2018 елның 19 сентябре, чәршәмбе

Район хуҗалыкларында көзге эшләр дәвам итә. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, силос салуга барлык хуҗалыклар керешкән. 18 сентябрьгә сусыл азык тиешленең 40 процентында базланган. “Авангард” агрофирмасында кукурузны бөртеккә дә суктыралар. 541 гектарның 23 проценты җыеп алынган. Барлыгы 757 тонна ашлык җыелган.

Шикәр чөгендерен шулай ук “Авангард” һәм “Дружба” агрофирмасының 3 номерлы филиалында алалар. Татлы тамыр аларда шул чагыштырмада 31 һәм 45 процентта казылган. “Авангард”та уртача уңыш күләме һәр гектардан 350, 3 номерлы филиалда 167 центнерга тиң.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International