Буаның мәктәп директорлары, мәктәпкәчә белем бирү һәм мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләре тәҗрибә уртаклашу максатында Кукмара районында булып кайттылар.
Буалыларның моңа кадәр дә республика районнарына барганнары булды. Әмма кукмаралылар эшчәнлегенә аеруча сокланып кайткан. Укытучылар районның җитештерү предприятиеләре белән тыгыз хезмәттәшлек итүче лицей тәҗрибәсе белән танышканнар. Делегация составында булган Светлана Победимская әйтүенчә, әлеге уку йорты укучылары төп дәресләрдән тыш тегү белән шөгыльләнәләр. Лицей материал-техник база белән тулысынча тәэмин ителгән.