Тимбай авыл җирлегендә район җитәкчелеге катнашында тәҗрибә уртаклашу буенча чираттагы җыен узды.
Катнашучылар крестьян-фермер хуҗалыклары, авыл җирлеге шәхси эшкуарлары тәҗрибәсе белән таныштылар, шулай ук мәгариф һәм мәдәният учреждениеләрендә булдылар.
Камброд мәктәбенең алма бакчасы белән танышканда муниципаль район башлыгы Марат Җәббаров аның белән горурланырга мөмкин, диде. Ә мәгариф учреждениесе җитәкчесенә уку йорты территориясендә шугалакларны сакларга кушты.