Буада бурычлыларны яңа аппарат белән “тота” башладылар

2018 елның 21 сентябре, җомга

Бу аппарат – “Юл приставы” дип атала. Ул ерактан ук юлдан килүче автомобильләрнең дәүләт номерларын укып, мәгълүматны компьютерга бирә.

Әгәрдә ул төшергән номер, суд приставларының мәгълүмат базасындагы бурычлы номерына туры килә икән, компьютер махсус сигнал бирә, юлдан килүче кайсы номерлыны туктатырга кирәклеген күрсәтә. Мәсәлән, беркөн шәһәрнең Ефремов урамында аппарат пенсия фондына бурычлы “Ниссан” автомобиле йөртүчесен тоттырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International