Пенсия фонды ялган мәгълүмат тарату турында кисәтә

2018 елның 21 сентябре, җомга

Әгәр дә эшләүче пенсионер агымдагы ел ахырына кадәр эштән китмәсә, ул узган индексацияләрне исәпкә алып пенсия алмый икән, дигән ялган мәгълүмат тарату очраклары теркәлгән. Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлеге уяу булырга һәм алдакчыларның хәйләсенә эләкмәскә чакыра!Әгәр дә эшләүче пенсионер агымдагы ел ахырына кадәр эштән китмәсә, ул узган индексацияләрне исәпкә алып пенсия алмый икән, дигән ялган мәгълүмат тарату очраклары теркәлгән. Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлеге уяу булырга һәм алдакчыларның хәйләсенә эләкмәскә чакыра!

"Хезмәт эшчәнлеген туктаткан пенсионер, гамәлдәге законнар нигезендә, аның эшләгән чорда урын алган барлык индексацияләрне исәпкә алып, тулы күләмдә пенсия ала башлый", - дип билгеләп үтте ТР буенча Пенсия фонды Идарәчесе Эдуард Вафин.
Исегезгә төшерәбез, 2016 һәм 2017 елларда хезмәт эшчәнлеген туктаткан пенсионерларга пенсия индексациясен яңарту һәм аны тулы күләмдә түли башлау эштән азат ителгән көннән өч айдан соң булган. 2018 елдан бу процедура  шулай ук өч ай, әмма пенсионерга алар тулысынча компенсацияләнә.

Шикле очракларда да Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлеге татарстанлыларга «кайнар линия» гә (843) 27-9-27-27 номеры буенча мөрәҗәгать итәргә киңәш ителә.

РПФның кайнар линиясе 8 800 302 2 302
ТР буенча Россия Пенсия фонды Бүлегенең Контакт-үзәге (843)279-27-27

ТР буенча РПФ матбугат хезмәте (843)279-25-13, pressa.pfr@gmail.com

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International