Районда “Җәяүле юлны аркылы чыгу урыны” профилактик акциясе бара.

2018 елның 21 сентябре, җомга

Аның кысаларында Р. З. Сәгъдиев исемендәге мәктәп укучылары катнашында юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау буенча чара үткәрелде. Район ЮХИДИ бүлекчәсе инспекторы Илнур Хөсәенов шәһәр урамнарында балаларга ничек дөрес юл аркылы чыгу, нинди кагыйдәләрне белергә кирәклеген күрсәтте. Соңыннан барысы бергә фотога төштеләр.
Сүз уңаеннан, быел балалар катнашында 4 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Яшь пассажирлар һәм җәяүлеләр белән бәйле ике очрак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International