“Авангард” агрофирмасында шушы көннәрдә кукуруз суктырырга керештеләр. Биредә быел ул 850 гектар мәйданда игелде.
– Бүгенге көнгә 150 гектарыннан уңышны җыеп алдык. Ул елына күрә начар түгел – һәр гектардан уртача 60-65 центнер чыга, — ди агрофирма директорының беренче урынбасары Расыйх Яфизов. Кукурузны алты ел үстерү дәверендә 80 центнер уңыш алган еллары да булган. Аның әйтүенчә, яхшы күрсәткечкә ире-шүдә технология таләп-ләрен саклауның роле зур. Чәчүне 5-10 май көн-нәрендә үткәргәннәр. Көзен язгы бөртекле культуралар игелгән җир-ләрне камылны лущить итеп, тирән итеп сукалап, һәр гектарга 2 центнер исәбеннән минераль ашлама кертеп, культивацияләп калдырганнар. Язын башта тырмалаганнар, аннан компактор белән эшкәрт-кәннәр. Орлык 1 метрга 6 данә исәбеннән җир куенына салынган. Тишелеп чыкканчы һәм тишелеп чыкканнан соң үсен-теләрне тырмалау, 3-4 яфрак фазасында гербицид кертү, үсеш стимуляторы белән эшкәртү, яфрактан тукландыру һәм башкалар үз вакытында башкарылган. Бүген шундый көч түгеп үстерелгәнне җыюда дүрт комбайн эш-ли. Алар без килгән көнне Югары Наратбаш авылы янындагы кырда иделәр. Биредә кукуруз биек булып үскән. Кайсы сабакта бер, кайсында ике чәкән.
– Мин кукурузны суктыруда алтынчы ел катнашам. Комбайннар заманча, яңа, запас частьләр белән проблемалар юк, шуңа да эшлисе авыр түгел. Бөртеклеләрнең уңышын җыеп алдык. Кукурузны 10-15 көндә суктырып бетерербез, дип уйлыйбыз, – ди агрофирманың алдынгы комбайнчысы Дмитрий Сидоров. Алмаз Хәлилов исә уракта беренче елын гына катнаша. Ул да эшеннән, шартлардан канәгать.
Уртак тырышлык белән 850 гектардан 5000 тонна тирәсе бөртек җыеп алырга планлаштыралар. Расыйх Яфизов әйтүенчә, аның өчтән бере мөгезле эре терлекләргә ашату өчен изеп консервланачак. Бу максатта дымлылыгы 30-35 процент булган бөртек кулланылачак. Калганы фураж өчен тотылачак. Әлеге күрсәткеч 25-30 процент тәшкил иткәндә кукуруз бөртек киптерү агрегатында киптереләчәк. Дымлылыкны урында ук тикшерәләр. Орлыкчылык буенча агроном Айрат Хәйретдинов кулындагы прибор белән моны бик тиз ачыклады. Дисплейда 27 процент күрсәткече пәйда булды. Кукурузны саклау өчен тиешле дымлылык 16 процент булырга тиеш. Димәк, бу партияне киптерергә озатачаклар.