Дизайнерлар һәм архитекторларны конкурска чакырабыз

2018 елның 21 сентябре, җомга

2018-2022 елларга "Татарстан Республикасы территориясендә заманча шәһәр мохитен формалаштыру" дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында Буа шәһәрендә күп катлы торак төзелеше ишегалды территориясе проектының иң яхшы дизайнына конкурс игълан ителә. Барлык шәһәр һәм регионнардан архитекторларны, дизайнерларны катнашырга чакырабыз.

Приз фонды да каралган.
Конкурс шартлары белән Буа шәһәре, Жорес урамы, 110а адресы буенча Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Башкарма комитетының архитектура бүлегендә танышырга мөмкин. Белешмәләр өчен телефон (84374) 3-19-02.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International