Быковка авылында чишмәне төзекләндергәннәр

2018 елның 21 сентябре, җомга

Бүген иртән Быковка авылында Чишмә төзекләндерелгәннән соң тантаналы рәвештә ачылды.
Бу авылда беркем дә яшәми, әмма аның туып-үскән кешеләре, бу бердәнбер чишмәне хәтерәп, аны яңартырга булганнар. Әлеге изге эшнең инициаторы Азат Җамалиев булды. Ул чишмәгә алып баручы юлны куаклардан чистартып, ком һәм вак таш түшәгән, чишмәне чистарткан һәм төзекләндергән.
Бу изге эш өчен, бүген Азатка һәм аңа ярдәм иткән кешеләгә чын күңелдән рәхмәт сүзләре һәм ныклы сәламәтлек теләкләре яңгырады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International