Буа муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Л. Н. Садретдинова, ТР Буа һәм Чүпрәле районы хәрби комиссары Р. Х. Төхфәтуллин җитәкчелегендә район делегациясе традиция буенча Свердловск өлкәсенең Елань поселогында хәрби частьта хезмәт итүче хәрби хезмәткәрләр якташлары белән очрашты, һәм шефлыкка алынган частьнең җитәкчелеге белән шефлык элемтәләрен саклап калу һәм алга таба үстерү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.