Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың 25 муниципаль районы башлыкларына 46 берәмлек коммуналь техника ачкычларын тапшырды. Сүз автогрейдерлар, кар чистарту машиналары, төягечләр һәм башка махсус техника турында бара, дип хәбәр итә "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы.
«Без хәзер техниканы системалы рәвештә яңартабыз, 200 артык данәдән алмаштырдык инде, бүген инде 46 данә ремонтладык, 80 „КАМАЗ“ремонтланды. Бу эш киләчәктә дә урыннарда кешеләрнең кәефе лаеклы булсын өчен дәвам итәчәк. Районнарда юлларны вакытында ремонтлап, чистартып тору, лаеклы сервис күрсәтү өчен», — дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
2017 елда 717,65 млн сумлык 207 берәмлек махсус һәм коммуналь техника сатып алынды һәм муниципалитетларга бирелде.
2018 елда махсус һәм коммуналь техника сатып алу өчен заявка бирү өчен 481,75 млн. сумлык 117 берәмлек техника кертелгән, шуларның 28 е районнарга тапшырылган инде.Калган техника муниципалитетларга 2018 ел ахырына кадәр эш тәртибендә, тәэминатучылардан кергән саен биреләчәк.
Буа муниципаль районы бүген ике берәмлек техника алды: бер автогрейдер һәм МТЗ тракторы базасында төяп - җыю машинасы.
.jpg)