Район хуҗалыкларында көзге культуралар уңышын җыю дәвам итә. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 25 сентябрьгә 9080 гектарда игелгән шикәр чөгендеренең 24 проценты казылган, җир өстенә барлыгы 52681 тонна татлы тамыр чыгарылган.
“Дружба” агрофирмасының 1 номерлы филиалында ул барлык мәйданның 74, 3 номерлы филиалында – 45, “Авангард”та – 65, “АгроНур”да 18 процентында җыелган. Һәр гектардан уртача уңыш күләме 237 центнерга тиң. Иң зур күрсәткеч “Авангард”та – 369 центнер тәшкил итә. Биредә бөртеккә кукуруз суктыру да дәвам итә. Аның өчтән бере җыеп алынган. Хуҗалыкларда туңга сөрү тиешленең 72 процентында башкарылган.