Буа, Апас һәм Кайбыч районнары буенча суд приставлары бүлеге хезмәткәрләре Айрат Борһанов һәм Рәмис Садыйков рейд башында ук әйтеп куйдылар:
– “Акыллы” камера кайтты, ул да безгә булышачак, - диештеләр.
Аларның хезмәт “Газеле” шәһәрнең “Арктика” боз сарае каршында “төпләнде”. Озакламый суд приставларына район ЮХИДИ бүлекчәсе инспекторы Илнур Хөсәенов та кушылды. Приставлар могҗиза-камераны җитезлек белән көйләп, юл кырыена куйдылар, аппаратның ничек эшләвен дә аңлаттылар. Штативка урнаштырылган зур булмаган камера юлда барган автомобильләрнең номерларын үзендәге махсус скан аша чыгара. Ул аларның һәрберсен ноутбокка кертелгән база – бурычлылар турындагы мәгълүмат белән чагыштырып бара. Әгәр дә юлда бурычлы хуҗасы булган автомобиль номерын “күрә” икән, махсус сигнал бирә. Ул күрсәткән номерны карап, ЮХИДИ инспекторы бурычлыны туктата, калганы инде приставлар эше. Әлеге кечкенә камераның өстен яклары күп: ул автомобильләрне 20-30 метрдан ерактан “күрә”, төнлә дә номерларны төгәл билгели, интенсив транспорт хәрәкәте режимында да эшли ала. Соңгысы хакында без дә әйтә алабыз, чөнки ул Ефремов урамыннан агылучы автомобильләрнең һәрберсенең номерын “карап”, ноутбок мониторына чыгара барды. Ник берсен күздән ычкындырсын! Кинәт чираттагы номерны яктыртып, үзенчәлекле тавыш бирә башлады. “Ниссан” маркалы автомобиль хуҗасының Пенсия фондына 30 мең сумга якын бурычы бар икән. Йөртүче инспектор туктатканын күреп, автомобилен парковкага ташлап калдырды да, кибеткә кереп качты. Приставлар да, инспекторлар да аның артыннан ук бардылар, әмма бурычлы юкка чыккан иде.
– Ерак китә алмый ул. Әгәр дә болай качып йөреп, бурычын түләмәсә, автомобиленә дә арест салырга туры киләчәк. Бүгенгеләре транспортсыз калды бит, - диештеләр приставлар. Соңгы сүзләргә ачыклык кертеп, Рәмис Садыйков шул көнне иртән оештырылган рейд барышы хакында сөйләде. Алар “Юл приставы” ярдәмендә барлыгы 18гә якын бурычлыны тоткарлаганнар. Өчесенең автомобиленә арест салынган. Алар – кредит түләмәүчеләр.
Сүз уңаеннан, Буа, Апас һәм Кайбыч районнары буенча барлыгы 21 меңнән күбрәк бурычлы исәпләнә. Аларның күбесе алимент, кредит, юл кагыйдәләрен бозган өчен штраф һәм салым түләмәүчеләр