«Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре советы» Ассоциациясендә 21 сентябрьдә Әгъзам Гобәйдуллин рәислегендә «Татарстан Республикасы Елның иң яхшы якташлыгы " республика конкурсына йомгак ясалды һәм иң яхшыларны бүләкләделәр.
Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Мәдәният һәм Татарстан Республикасы халыклары телләрен үстерү идарәсе башлыгы Гөлшат Нигъмәтуллина, Татарстан Республикасы муниципаль районнарының якташлар җәмгыятьләре җитәкчеләре катнашты.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, конкурс икенче ел үткәрелә. Быел анда Актаныш, Алексеевск, Әлки, Арча, Баулы, Буа, Чүпрәле, Яшел Үзән, Кама Тамагы, Кукмара, Лаеш, Нурлат, Балык Бистәсе, Сарман, Чирмешән, Чистай районнары якташлары катнашты.
Нигезләмә нигезендә бер беренче призлы урын – 300 мең сум; ике икенче призлы урын – 200әр мең сум һәм өч өченче призлы урын – 100әр мең сум. Иң күп балл җыйган якташлык бәйгесе җиңүчеләре дип таныла.
Быел беренче урынга Буа якташлыгы лаек булды, икенче урында - «Актаныш якташлыгы», һәм Нурлат якташлыгы, өченче урында-Арча, Балык Бистәсе һәм "Чистай тамырлары" якташлыклары.
Буа якташлыгын лаеклы җиңүе белән котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар телибез.