1 октябрьдән 3 октябрьгә кадәр безнең районда башкарма хакимият органнары, җирле үзидарә органнары һәм оешмалар белән гражданнар оборонасы буенча Бөтенроссия штаб күнекмәсе үткәреләчәк.
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының оештыру күрсәтмәләре нигезендә гражданнар оборонасы буенча федераль башкарма хакимият органнары, Россия Федерациясе субъектларының башкарма хакимият органнары, җирле үзидарә органнары һәм оешмалар белән 2018 елның 17 августындагы 43-6472-11 номерлы штаб күнекмәләренә туры килә, Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең һәм Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының 19.09.2018 ел, №702/533 боерыгы белән 2018 елның 1 октябреннән 3 октябренә кадәр «Россия Федерациясе Президенты тарафыннан Россия Федерациясе территориясендә Россия Федерациясе Гражданнар оборонасы планын гамәлгә керткәндә Россия Федерациясендә гражданнар оборонасын әзерлеккә китерү буенча чаралар оештыру»темасына гражданнар оборонасы буенча штаб күнекмәсе үткәрелә.
Тренировкалар өч этапта, 1 октябрь 6.00 сәгатьтән 3 октябрь 18 сәгатькә кадәр барачак.