Өлкәннәр көненә бушлай хезмәт күрсәтү

2018 елның 27 сентябре, пәнҗешәмбе

Өлкәннәр декадасы кысаларында Буада пенсионерлар өчен 1-5 октябрь көннәрендә Буа шәһәре, Вахитов урамы, 54 нче йорт адресы буенча урнашкан чәчтарашханәдә бушлай чәчтараш хезмәтләре күрсәтеләчәк.  Шулай ук өлкән яшьтәге кешеләргә 6 һәм 7 октябрьдә мунча комплексында бушлай мунча хезмәте күрсәтелә.
Үзегез белән пенсия таныклыгы булу зарур.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International