Буа волейболчылары Татарстан Республикасы Волейбол федерациясе президенты кубогына үткәрелгән ярышларда катнаштылар һәм Арчадан өченче урын белән кайттылар.
Беренчелек өчен Лениногорск, Мамадыш, Саба һәм Буаның иң көчле командалары көч сынашты. Буалылар өченче тапкыр өченче урынны яуладылар. Ике тапкыр икенче булды. Быел район данын Марат һәм Эдуард Вәлиуллиннар, Илнур Хөсниев, Илназ Шәкүров, Рафис Ахунов, Альберт Саттаров, Евгений Тихонов, Рөстәм Абдуллаев, Анна Архипова, Альбина Халикова яклады.
Аларны котлыйбыз һәм яңа җиңүләр телибез!