Буа форпостчылары республикада өченче

2018 елның 29 сентябре, шимбә

Буа ветеринария техникумының “Форпост” формированиесе республика спартакиадасында өченче урын яулады.

Анда спортта иң җитез алты егет һәм кыз үзләрен сигез төрдә сынады. Шәхси беренчелектә Гүзәл Куляева 100 метрга йөгерүдә беренче, автомат сүтеп-җыюда өченче, Илназ Миңнебаев атуда һәм гомумфизик әзерлектә – өченче, Салават Вәлиев автомат сүтеп-җыюда икенче урын алдылар. Команда соңгысында беренче, хәрби-спорт эстафетасында, визитка күрсәтүдә – икенче, аркан тартуда, мини-футболда һәм волейболда өченче булды. Гомумбәйге нәтиҗәләре буенча икенче урын алган Чистай форпостчыларыннан безнекеләр 1,5 очкога гына  калышты. Беренчелек – Яшел Үзән командасында. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International