Бүген, 1 октябрьдә, Буа муниципаль районының Аксу авылында җиденче чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, ТР Дәүләт Советы депутаты Шакир Яһудин, Сәламәтлек саклау министрлыгының вәкиле Фәнис Исхаков, Төзелеш министрлыгының вәкиле Динар Сәгъдәтуллин һәм җирлек халкы катнашында модульле ФАП ачылу тантанасы булды. 2012 елдан бу районда модульле технология буенча төзелгән 14-че ФАП. Әлеге сәламәтлек саклау объекты төзелеше авыл халкы өчен бәйрәм булды, аның ярдәмендә халыкка медицина хезмәте күрсәтү сыйфаты яхшырачак, авылда уңайлы яшәү шартлары тудырылачак.
Буа муниципаль районы башлыгы Марат Җәббаров авыл халкын истәлекле вакыйга белән котлады һәм авыл халкына сәламәт булырга, яңа ФАПка профилактик максат белән килергә теләде.