Бүген Буа муниципаль районында Россия Федерациясе Дәүләт Думасында, Татарстан Республикасы Дәүләт Советында һәм Татарстан Республикасы «Буа муниципаль районы» муниципаль берәмлегенең социаль-икътисадый һәм мәдәни үсеш мәсьәләләре буенча вәкиллекле органында «Бердәм РОССИЯ» фракцияләре депутатларының үзара хезмәттәшлеге турында килешү имзаланды.
Әлеге өч яклы килешүгә «Бердәм Россия» фракцияләре депутатлары Россия Федерациясе Дәүләт Думасында Илдар Гыйльметдинов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Шакир Яһүдин һәм район башлыгы Марат Җәббаров җитәкчелегендәге Буа муниципаль районы вәкиллекле органы арасында үзара хезмәттәшлеге турында имза салынды.
Әлеге килешү җирле үзидарә мәсьәләләре буенча законнарны һәм башка норматив, хокукый актларны гамәлгә ашыру буенча уртак эшне тәэмин итәчәк, шулай ук безнең район халкының икътисадый, социаль, мәдәни һәм башка мәсьәләләрен нәтиҗәле хәл итү буенча төрле дәрәҗәдәге депутатларның конструктив, нәтиҗәле эшен алып барырга мөмкинлек бирәчәк.