Буа муниципаль районындагы халыкка социаль ярдәм күрсәтү “Гармония”үзәгендә “Тәрбия һәм тернәкләндерү мәктәбе “эшли башлады. Программаның төп максаты булып авыру хәлдәге өлкәннәрне тәрбияләгәндә һәм тернәкләдергәндә күнекмәләргә өйрәтү буенча семинарлар үткәрү тора.
Программада авыру хәлдәге өлкәннәрнең туганнары һәм социаль хезмәткәрләр катнаша ала.
Укулар түләүсез. Курс бер айга исәпләнгән. Дәресләр атнага 2 тапкыр чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрне сәгать 15.00 дә үткәрелә.
Тулы мәгълүмәтне Буа шәһәре, Ленин урамы, 52 нче йорт, 1 кат, 7 нче кабинеттан белешә аласыз. Белешмәләр өчен телефон 884374 33805