Гасырлык юбилейга – тарихи китап

2018 елның 3 октябре, чәршәмбе

Шәһәрнең 1 номерлы мәктәбенең тарих укытучысы Нина Казакова “Буа ягында халык мәгарифе тарихы” дигән китабын язды. Шушы көннәрдә ул басма варианттагы бердәнбер экземплярын район архив бүлегенә бүләк итте.

– Китап район мәгариф идарәсе начальнигы Илгиз Ханбиков тәкъди-ме һәм ярдәме белән ТАССРның, безнең төбәк-тә халык мәгарифе оешуның 100 еллыгы уңаеннан язылды. Архив хезмәтчелеге дә  быел гасырлык  юбилеен бил-геләп үтә.  Бүләкне шул уңайдан ясарга булдым, – ди Нина Ивановна.

Түгәрәк дата моңа бер форсат булса, китаптагы мәгълүматларның күпче-леге – ел буе архивта казыну нәтиҗәсе.

– Аларны туплаганда архив бүлеге туган йортыма әверелде, диярлек. Дәресләрдән буш вакытларым да, каникулларым да шунда узды. Биредә эшләүчеләргә рәх-мәт, бик ярдәм иттеләр. Аннан мондый бай материал булмаса да, язуы авыр булыр иде, – ди ул. Архив бүлеге җитәкчесе Ләйсән Сәмәрханова аңа теләп булышуларын әйтә.

– Мәгариф идарәсе фонды бездә саклана. Отчет-ларның, беркетмәләрнең һәм башкаларның берсен дә күз уңыннан ычкындырмадык, – ди.  

Китап Сембер губерния-сендә халык мәгарифе барлыкка килү тарихын яктырткан бүлектән башлана. Монда инде мәгълүматларны “Сембер хәбәрләре” дигән газетадан, интернет чел-тәреннән ала. “Буа тарихы” дигән төркемдә дә кызыклы мәгълүматлар, фотографияләр таба. Шулай ук район мәгариф идарәсе архивында да еш булырга туры килә.

– Элеккеге елларда документлар барысы да диярлек кулдан язылган. Кү-бесенең почеркларын танып булмый. Шуңа да күп очракта мәгариф идарә-сендә сакланучы приказларны карап, исем-фами-лияләрне чагыштырырга, дөресләргә туры килде, – ди Нина Ивановна.

Ә китапка бик күп укытучыларның исемнәре кергән. Мәсәлән, 1918 елдан 2017 елга кадәр РОНО җитәкчесе булып эшләгәннәрнеке. Башта ул УОНО дип атала һәм аның беренче мөдире Николай Раевский була. Ул Буага 1918 елның 26 ноябрендә килә. Тагын Бөек Ватан сугышында катнашучылар гына да 120 укытучы. Сүз уңаеннан, аларны барлаганда гаиләсе өчен дә кызыклы мәгълүматка тап була укытучы. Туганнары Петр Батин язмышы турында бары архивта белә. Китапта шулай ук район мәктәпләре тарихлары, династияләр, бүген ирешелгәннәр турында да язылган. Россия империясе, дәүләт власте органнары законнары, укытучыларның фотолары, Буа төбәгендә халык мәгарифе барлыкка килү, беренче авыл мәктәпләре һәм рус булмаган халыклар өчен  мәктәпләр ачылу турында документлар да бирелгән. Мәгариф үсе-ше, беренче мәктәпләр ачылышы Россия императрицасы Екатерина II, И. Н. Ульянов исеме тыгыз бәйләнештә булуы ачык күренә. Кыскасы,  максаты белем бирү, укытучылар кадрларын формалаштыру тарихын яктырту булган күләмле китап төрле яшьтәге мәктәп укучысының да, укытучының да, тарих белән кызыксынучы һәркемнең өстәл китабына әверелерлек бай мәгълүматлы. Тагын шунысын да әйтергә кирәк, Нина Ивановнаның бу беренче генә китабы түгел инде, 2012 елда ул 7 сыйныфлар өчен Буа районы һәм шәһәре турында тарих уку китабын яза. Икесенең дә дизайнеры – кызы Елизавета. 

Язмам башында ук китап басма вариантта бер-дәнбер, дигән идем. Бу әлегә чыннан да шулай. Ул һәркем кулга алып, битләрен актарып укырлык булсын өчен спонсорлар кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International