Район хуҗалыкларында көзге эшләр дәвам итә. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 2 октябрьгә 9080 гектарда игелгән шикәр чөгендеренең 34 проценты казылган. “Дружба” агрофирмасының 1 номерлы филиалында татлы тамыр алу төгәлләнгән, “Авангард” агрофирмасында ул барлык мәйданның 90 процентында җыелган. Һәр гектардан уртача уңыш күләме 228 центнерга тиң. Иң зур күрсәткеч “Авангард”та – 369 центенр тәшкил итә. Биредә кукуруз суктыру да дәвам итә. Аның 47 проценты җыеп алынган. Һәр гектардан уртача 60,3 центнер уңыш чыга.
Хуҗалыкларда туңга сөрү ахырына якынлаша – ул тиешленең 84 процентында башкарылган.