4 октябрьдә Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе бөтен республика буенча төрле дәүләт органнары катнашында Бердәм консультацияләр көне үткәрәчәк.
Чарада Татарстан росреестрыннан тыш Кадастр палатасы, салым хезмәте, Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палатасы, кадастр инженерларының үзеннән-үзе көйләнә торган оешмасы һәм башкалар катнашканлыктан, гражданнар күчемсез милек сатып алганда салым тотып калынган акчаны куллану, торакны хосусыйлаштыру, җир кишәрлекләре бирү һәм башка күп кенә мәсьәләләр буенча бушлай консультация ала алачак. Төзелешкә рөхсәтләрне гамәлдән чыгару белән бәйле законнардагы соңгы үзгәрешләр нәтиҗәсендә әлеге тема буенча да сораулар күп булыр дип көтелә.
Казанда Бердәм консультация көне 13.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр берьюлы дүрт мәйданчыкта түбәндәге адреслар буенча узачак: Авангард ур., 74 йорт, Гагарин ур., 103 йорт (Заречный бүлеге), Ямашев ур., 82 йорт (Яңа Савин бүлеге), Җиңү пр., 100 йорт (Көньяк бүлек). Бердәм Консультацияләр көне шулай ук бөтен республика буенча идарәнең территориаль бүлекләрендә узачак.
Матбугат хезмәте.