“Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасына керүче гаризаларны карауны контрольләү кысаларында районда чәршәмбе көнне Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча Вәкил Сария Сабурская зона киңәшмәсе үткәрде. Буага килгәндә, әлеге система аша район башкарма комитетына 45 гариза кергән, аларның 33е хәл ителгән. Ике мөрәҗәгать буенча эш агымдагы ел ахырына төгәлләнәчәк. Калган-нарын 2019-20 елларда карау планлаштырылган.