Булачак солдатларга хокук дәресе

2018 елның 4 октябре, пәнҗешәмбе

Чәршәмбе көнне Мәдәни үсеш үзәгендә “Чакырылучылар хокуклары” дигән исем астында хокук белемнәре дәресе узды.  Аны Татарстан Республикасында  кеше хокуклары буенча Вәкил Сария Сабурская һәм Татарстан Республикасы хәрби комиссары Сергей Погодин үткәрделәр.

Мәдәни үсеш үзәгенә бу көнне Идел аръягы районнарыннан хәрби комиссарлар, чакырылучылар һәм аларның әти-әниләре җыелды. Сәламләү сүзе белән муниципаль район башлыгы Марат Җаббаров чыгыш ясады. Ул булачак солдатларның ватан алдындагы бурычларын лаеклы үтәүләрен теләде. Сергей Николаевич тәфсилле докладында Россия Федерациясе Кораллы көчләре структурасы, анда чакырылуны оештыру, хәрби техника, яңалыклар, контракт буенча хәрби хезмәткә чакырылу һәм альтернатив гражданлык хезмәте турында cөйләде. Солдатны матди тәэмин итү темасына да тукталды. Болар турында фильм да кызыклы һәм эчтәлекле иде. Сария Сабурская үз чыгышында чакырылучыларның хокукларын, социаль гарантияләрен барлады, үзеңне борчыган сораулар белән кая мөрәҗәгать итәргә мөмкин булуы турында әйтте.  Эшкә кергәннән соң солдат хезмәтенә алынучыларга аны югалту янамавын да җиткерде.

– Без егетләребезне хезмәт итү урыннарына озата барабыз, алар белән аралашабыз, хезмәт шартлары, солдат тормышы белән танышабыз. Бу максатта бик күп частьләрдә булырга туры килде. Һәркайсында бездән Татарстан егетләрен үзләренә күбрәк җибәрүләрен сорыйлар. Алар турында беркайчан да зарлану сүзләре ишеткәнебез юк, – диде Сария Харисовна.    Ул шулай ук чакырылучыларның да кайсы частьтә хезмәт итәргә теләүләре исәпкә алынуын ассызыклады. Сергей Погодин әйтүенчә, буалылар арасында район шефлык итүче Свердловск өлкәсендәге частькә күбрәк җибәрүләрен сораучылар булган.

– Моны уңай хәл иттек, – ди ул. Ә кичәге солдатлар – Ырыңгыдан Евгений Ерилин һәм Буадан Константин Охотин, кайда гына хезмәт итсәң дә, солдат тормышының чын ир-егетләр мәктәбе булуын, аны сәламәтлеге мөмкинлек биргән һәркем үтәргә тиешлеген әйттеләр. Константин элиталы гаскәрләргә эләгергә тырышырга чакырды.

– Моның өчен югары белем дә, сәламәтлек тә, спорт белән дус булу да кирәк, – ди хәрби-диңгез флоты отличнигы. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International