Буа муниципаль районында 2019 елга һәм 2020 һәм 2021 еллар план чорына Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджеты проекты турында һәм 2019-2021 елларга һәм 2024 елга кадәрге чорга Татарстан Республикасының Социаль-икътисадый үсеше фаразы турында фикер алышу буенча зона киңәшмәсе узды. Киңәшмә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе Леонид Якунин, Татарстан Республикасы Финанс министры Радик Гайзатуллин, Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Наталья Таркаева, район башлыклары, җирле үзидарә депутатлары, министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре катнашында узды.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, мондый тыңлаулар Чаллы һәм Лаеш шәһәрләрендә узды, 3-10 октябрьдә профильле юнәлешләр буенча Комитет утырышлары узачак, ә 8 октябрьдә парламент тыңлаулары булачак.
Дәүләт Советы тарафыннан карауга кабул ителгән бюджет проекты бүген төбәк җирлекләре арасында социаль-икътисадый үсеш призмасы аша тикшерелде.