Яна мәктәпне сайлады

2018 елның 5 октябре, җомга

Шәһәрнең 5 номерлы гимназиясендә – туган мәктәбендә икенче ел укыта Яна Арефьева.  Югыйсә, Ульяновск шәһәрендәге югары уку йортының  икътисад-математика факультетында диплом алыр көн җиткәч аптырап калган иде кыз:  күңеленә бик ошамаган һөнәр буенча ничек эшләргә? Укытучысы белән очраклы сөйләшү барысын да хәл кылды.

Мәктәптә чакта татар теле олимпиадаларында җиңүләре белән сөендергән укучысын Люция Исхакова директорга җитәкләп диярлек алып керде. Җитәкче исә кызның мәктәпне “биш-легә” тәмамлап китүен, укытучы булырга теләвен белгәч әзерлек курслары узарга тәкъдим итә.

Яшь белгеч 5-6 сыйныфларга дәресләр үткәрә башлый. Яна Николаевна математиканы укучыларга башкача бирә  – уен рәвешендә. Мондый алым “йомшак” укучылар өчен дә аңлаешлы дигән фикердә ул. Беренче вакытта математика укытучысы Елена Седавных яшь коллегасының дәресләрендә булып, бәя-ли, киңәшләрен бирә. Яна Николаевна бүген остазларына, җитәкчелеккә дөрес юл күрсәтүләре, ярдәмнәре өчен рәхмәт әйтүебезне берничә кат үтенде.

– Үзем белгәнне укучыга җиткерә аламмы, дигән сорау борчыды мине. Яшь укытучыны җитди кабул итмәүче укучылар да булды. Әмма өйгә эшләр нәтиҗәләре, укучыларның кызыксынулары артуы, остаз-ларымның  бәясе  бу һө-нәрне дөрес сайлавыма шигем калдырмады, – ди укытучы.

Үзе дә математик булган директор Рамил Фәхретдинов Яна Арефьевага  зур өметләр баглый. Киләчәктә аңа уку йорты белән тыгыз хезмәттәшлек иткән Казан химия-технология институты базасында бер-дәм дәүләт имтиханнарыннан математика фәне буенча укытучы-эксперт булып җитешү өчен ярдәм итәчәкләрен белдерде.

– Яна Николаевна укыта башлаган сыйныфлар ел саен югарыга атлый. Берничә елдан соң алар бердәм дәүләт имтиханнары бирәчәкләр. Безнең максат – чыгары-лышларның югары баллар җыюы. Шуңа күрә имтиханнарга аларны тиешле дәрәҗәдәге белгеч әзерләргә тиеш, – диде ул.

Бүген яшьләр арасында укытучы һөнәре популяр түгел, диләр. Яна Арефьева исә укучыларын иң авыр һәм кырыс саналган математика белән дә кызыксындыра алып, уңай нәтиҗәләргә ирешеп, моның  буш сүзләр булуын раслый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International