Шәһәрнең лицей-интернат укучысы Фаил Баһаветдинов быел җәй иске велосипедтан үзйөрешле веломопед җыйды. Яшь техник чамалап әйткәнчә, моңа охшаш яңа мопедны кибеттән алсаң, 40-50 мең сум тора, ә ул аңа нибары 5 мең сум тирәсенә төшкән.
Фаил техника белән кечкенәдән кызыксына. Кем әйтмешли, аягы сцеплениегә дә җитми иде, әтисеннән автомобиль йөртергә өйрәтүен сорый башлады. Рационализаторлык эшләре турында китаплар өстәлендә ешрак күренә башлады. Түбән Наратбаш авылына әби-бабай янына кайткач сарайдагы иске велосипедка күзе төшә егетнең. Педаль әйләндереп җәфаланганчы, моннан веломопед ясап була бит!
Әтисе Рамил иске велосипедны икенче көнне үк алып кайтып бирде. Фаил аны алдан матурлады. Рамаларын кара, “канатларын” көмеш төскә буяды. Аннан әтисе белән интернет челтәрендә веломопедны хәрәкәткә китерүче җыелманы өйрәнделәр. Комплектта двигателе, газ, сцепление ручкасы, глушителе, карбюраторы, өстәмә чылбыр белән “йолдызы”, бензин багы булган җыелма 4 мең сум тирәсе тора. Фаил веломопедны двигательне алып кайткан көнне җыя да башлады.
– Тизрәк җыеп йөреп карыйсы килде. Веломопедның бер як ручкасы газ, икенчесе – сцепление ролен үти. Кабызып, педальне әйләндерә башлангач, двигательгә ягулык килә башлый. Аннан тизлекне көйлисең. Бензин бетсә дә, кайгырырга юк, шунда ук педаль әйләндерүгә күчеп тә була, - дип, карап торышка катлаулы тоелган механизмны Фаил гади итеп аңлата белә. Багына 2 литр бензин сыйдырышлы яңа транспортта ничә тапкыр Түбән Наратбашка барып җитү мөмкинлеген дә исәпләп күрсәтте безгә. 100 километрга 1,2 литр ягулык китә. Димәк, бу транспорты белән ул авылга 10-12 тапкыр барып кайтачак. Фаилдән киләчәктә кем булырга уйлавы турында да сорадым.
– Мине сызымнар кызыксындыра. Хыялым төзүчеләр әзерли торган югары уку йортына укырга керү, диде ул.
Кызыксынучан, эшенең нәтиҗәсен күрергә тырышкан егет теләгенә ирешми калмас.