Өлкәннәр ун көнлеге кысаларында, Буа муниципаль районындагы халыкка социаль ярдәм күрсәтү “Гармония” үзәгендә өлкәннәргә өйгә килеп социаль ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре социаль хезмәтләр алучылар өчен банк карталарын куллану буенча мастер – класс уздырдылар.
Тормышны җиңгеләйтү өчен күп кенә яңа технологияләр тәкъдим ителә. Шушы уңайдан белгечләр банкоматның ничек эшләвен аңлаттылар, психологик киртәне җиңеп, банк картасын дөрес кулланырга өйрәттеләр.