Буа урамнарында мольбертлар белән рәссамнар пәйда булды

2018 елның 6 октябре, шимбә

ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан Туган якны өйрәнү музее Чабаксарда яшәүче һәм эшләүче якташыбыз Васил Заһретдинов белән берлектә яшь рәссамнар өчен пленэр оештырды.
Әлеге чара Бакый Урманченың тууына 121 ел тулуга багышланган иде. Пленерга катнашу өчен Казан, Чуашстан һәм Мари Иленнән 8 рәссам килгән. Беренче көнне алар үз эшләрендә борынгы биналар – шәһәребезнең архитектура һәйкәлләрен сурәтләгән. Чара кысаларында алар биш көн дәвамында Бакый Урманче Күл Черкене, шулай ук Күл Черкене һәм башка авылларга барачаклар. 1-нче номерлы сәнгать мәктәбе укучылары өчен мастер-класслар үткәреләчәк. Пленер ахырында яшь рәссамнар Буа муниципаль районының туган якны өйрәнү музее коллекциясен тулыландырачак, кайбер эшләрен бүләк итәр дип планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International